ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ч.Айтматов күтәргән кайбер проблемалар бүген хәтта кискенрәк тә тора - Разил Вәлиев

27 март 2018, 12:16

Ч.Айтматов күтәргән кайбер проблемалар бүген хәтта кискенрәк тә тора - Разил Вәлиев «Мәдәниятләр диалогы – Чыңгыз Айтматовның мирасы» халыкара түгәрәк өстәл утырышын Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендә дә үткәрү күздә тотыла.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Глобальләшү һәм интернет заманында милли мәдәният, туган тел, гореф-гадәтләрне саклау кайбер халыклар өчен исән калу мәсьәләсенә әверелә. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Истанбулда Чыңгыз Айтматовның мәдәни мирасына багышланган халыкара форумда ясаган чыгышында шундый фикер белдерде. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без Чыңгыз Айтматовны хаклы рәвештә үзебезнеке дип саныйбыз, аның иҗатын бик нык ихтирам итәбез, - диде парламентарий. - Аның тарафыннан күтәрелгән кайбер проблемалар бүген хәтта ул вакыттагыга караганда да кискенрәк тора. Чыңгыз Айтматов үзенең һәр әсәрендә диярлек безнең гомумтөрки тарихка, халык риваятьләренә мөрәҗәгать итә».

Чарада катнашкан Татарстан делегациясе составында ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов һәм Кукмара районы туган якны өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина бар иде.

«Мәдәниятләр диалогы – Чыңгыз Айтматовның мирасы» халыкара түгәрәк өстәл утырышын шулай ук быелның октябрь-ноябрь айларында Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендә дә үткәрү күздә тотыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10