ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан-Буа-Ульяновск юлында яңа күпфункцияле юл сервисы комплексы булачак

26 март 2018, 18:00

Казан-Буа-Ульяновск юлында яңа күпфункцияле юл сервисы комплексы булачак Трасса янәшәсендә күпфункцияле объект өстәмә эш урыннары булдырачак, куркынычсызлыкны арттырачак, диде Ленар Йосыпов.

(Казан, 26 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда быел Казан-Буа-Ульяновск юлының 7нче чакрымында яңа күпфункцияле юл сервисы комплексы барлыкка киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына “Волго-Вятскуправтодор” җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов әйтте.

“Казан-Буа-Ульяновск автоюлыннан сул якта ягулык салу станциясе (АЗС), сәүдә, туклану пунктлары, техник карау станциясе (СТО), кунакханә төзү планлаштырыла. Былтыр Росавтодор белән объект буенча килешү булды. Быел проектлау бара, проектны гамәлгә ашыру да башланыр, мөгаен”, - дип сөйләде әңгәмәдәш.

Ленар Йосыпов трасса янәшәсендә күпфункцияле объект өстәмә эш урыннары булдыра, шулай ук куркынычсызлыкны арттыра, диде. “Юлда йөрүчеләр арыганда, шундый урыннарда туктап ял итә, кирәкле хезмәтләрне алу мөмкинлеге була”, - диде ул.

“Волго-Вятскуправтодор” балансында 1919 чакрым автомобиль юллары бар. Алар Россиянең дүрт субъектында – Татарстанда, Марий Эльда, Чувашстанда һәм Ульяновск өлкәсендә урнашкан. Аерым алганда, Татарстан буенча 1037 чакрым юл санала. Юл кырыйларында 367 юл сервисы объекты урнашкан.

Татарстанда, тулаем алганда, юллар юл сервисы объектлары белән тәэмин ителгән, шунлыктан биредә төп игътибар күрсәтелүче хезмәтләр комплексын киңәйтүгә бирелә, дип өстәде ул.

“Росавтодор 2016 елдан башлап, ведомстводагы учреждениеләр ярдәмендә иң яхшы юл сервисы объектларына бөтенроссия бәйгесе уздырып килә. Төп номинацияләрдәге беренче урыннарны республика объектлары ала”, - дип йомгаклады “Волго-Вятскуправтодор” җитәкчесе урынбасары.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10