ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Зөләйха» сериалында Мортаза ролен Минвәли Габдуллин уйнавы мөмкин
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Хәвеф-хәтәр

Авиатөзелеш районы судында педофилга карата кузгатылган җинаять эшен карыйлар

26 март 2018, 12:25 , Фото: МВД по РТ

Авиатөзелеш районы судында педофилга карата кузгатылган җинаять эшен карыйлар Гадел Шәрәфиевне 12 декабрьдә Казанның Яңа Савин районындагы бер йортның подъездында кулга алганнар.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Казанның Авиатөзелеш районы судында 29 яшьлек Гадел Шәрәфиевкә карата кузгатылган җинаять эшен карарга керештеләр. Ул «14 яшькә җитмәгән затка карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаепләнә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

12 декабрьдә социаль челтәрләрдә билгесез ир-атның сигезенче сыйныф укучысын мыскыл итүе хакында хәбәр пәйда була. Соңрак мәктәптә урнаштырылган видеокамера язмалары дөнья күрә.

Хокук сакчылары ачыклаганча, Шәрәфиев кызга мәктәптән өенә кайтып килгән чагында һөҗүм иткән. Аны аулакта сагалап торган һәм артыннан килеп, авызын кулы белән каплаган һәм Побежимов урамындагы йорт ишегалдына алып кергән. Зыян күрүче әйтүенчә, ул бик нык курыкканга күрә ярдәмгә чакырмаган.

Җинаятьче домофоннан бер фатирга шалтыратып, ачкычны өйдә онытып калдырганмын дигән сылтау белән, үзен кертүләрен сораган. Алар лифтта тугызынчы катка күтәрелеп, чормага чыкканнар.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, Шәрәфиев, биредә булган хәлне сөйләгән очракта, кызны үтерү белән куркыткан. Аннары ул зыян күрүчене өенә кадәр озатып куйган. Кыз әлеге хәл турында өйгә кергәч кенә сөйләп биргән.

Гадел Шәрәфиевне 12 декабрьдә Казанның Яңа Савин районындагы бер йортның подъездында кулга алганнар. Кыз җинаятьчене таныган, молекуляр-генетик экспертиза нәтиҗәләре дә аның сүзләрен раслаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10