ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның сәүдә үзәкләрендә хуҗасыз сумкалар хакында хәбәр иткән ир-ат тоткарланган

26 март 2018, 09:43 , Фото: Ольга Голыжбина

Казанның сәүдә үзәкләрендә хуҗасыз сумкалар хакында хәбәр иткән ир-ат тоткарланган Хәзер сәүдә үзәкләре гадәти режимда эшли.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Казанның «Тандем» һәм «Кольцо» сәүдә үзәкләрендә шикле хуҗасыз сумкалар һәм шартлаткыч җайланмалар куелу ихтималы хакында хәбәр иткән ир-ат тоткарланган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге ир-атның шәхесе ачыкланган, аңа 44 яшь. Полицейскийлар фаразлавынча, ул психик яктан бик үк сәламәт түгел. «Мәскәү» полиция бүлегендә ашыгыч психиатрия ярдәме бригадасын чакырганнар.

Хәзер сәүдә үзәкләре гадәти режимда эшли.

Моңа кадәр Казанның «Тандем» һәм «Кольцо» сәүдә үзәкләрендә сатып алучыларның эвакуацияләнүе хакында хәбәр ителгән иде.

Кинологлар биналарны этләр белән тикшергән һәм бернинди шикле әйбер дә тапмаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10