ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Баулы районында үзешчән сәнгать смотры старт алды

25 март 2018, 02:00 , Фото: Хезмәткә дан

Баулы районында үзешчән сәнгать смотры старт алды Бер сәхнәдә чөнки бу көнне татар, рус, удмурт һәм чуаш милли-мәдәни үзәкләре чыгыш ясады.

(Баулы, 25 март, "Татар-информ", "Хезмәткә дан").  Баулы районында үзешчән сәнгать смотры башланды. Кызыл-Яр авылы татар милли-мәдәни үзәгендә беренче сайлап алу концерты узды. Быелгы үзешчән сәнгать смотры “Җырлый туган авылым” дигән исем белән сәхнә киңлекләрен яулый, дип яза җирле басма.

Кызыл-Яр мәдәният йортының тамашачы залында алма төшәр урын да юк иде. Җирле авыл халкы гына түгел, ә дүрт авыл җирлегеннән килгән тамашачы-җанатарлар да байтак иде. Бер сәхнәдә чөнки бу көнне татар, рус, удмурт һәм чуаш милли-мәдәни үзәкләре чыгыш ясады.

Икенче этап Новозареченск бистәсендә булачак, аннары Татар Кандызында, Александровкада һәм Исергәп авылларында. Барлык чыгышларга йомгак ясалгач, зур концертлар залында апрель башында гала-концерт белән смотр-бәйге тәмам булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10