ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Буаның Әйләнеч юлында исерек йөртүче полицейскийлар белән сугышкан

24 март 2018, 23:00

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эше бара.

(Буа, 24 март, "Татар-информ", "Байрак"). 22 мартта төнге өчтә Буаның Әйләнеч юлында исерек йөртүче полицейскийлар белән сугышкан, дип яза җирле басма.

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ЮХИДИ инспекторлары “Лада Ларгус”та 1980 елгы исерек йөртүчене туктаталар. Бу ир-атның икенче тапкыр салмыш килеш эләгүе. Йөртүче нык агрессив була, инспекторларга буйсынмый, кулын күтәрә.

Нәтиҗәдә аны тынычландыру өчен вакытлыча тоткарларга мәҗбүр булалар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эше бара.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10