ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бөгелмәдә “Зәйтүнә” дини мөнәҗәтләр фестивале уза

23 март 2018, 17:21 , Фото: http://dumrt.ru

Бөгелмәдә “Зәйтүнә” дини мөнәҗәтләр фестивале уза Чыгыш ясаучыларны бәяләргә Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева, яшь мөнәҗәтчеләр Ильяс Халиков һәм Динар Шәймәрданов та чакырылган.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). 24 март көнне 10:00 сәгатьтә Бөгелмә шәһәрендә VI “Зәйтүнә” дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния назәрәте хәбәрендә җиткерелә.

Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк мөнәҗәт башкаручылар җыелачак. Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбльләр» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Конкурсантларның чыгышлары акапелло рәвешендә башкарылачак.

“Соло” (мөнәҗәтне ялгыз башкару) номинациясендә катнашучылар өч яшь төркеменә бүленә: 7-12 яшьлекләр, 13-17 яшьлекләр, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр – һәрберсе 3-4 минутлык берәр мөнәҗәт әйтәчәк.

“Ансамбльләр” (2-8 кеше) номинациясендә көч сынашучылар мәктәп яшендәгеләргә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләргә бүленәчәк.

Фестивальдә катнашучыларга мәртәбәле жюри бәя бирәчәк. Бәяләүчеләр сыйфатында Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева, яшь мөнәҗәтчеләр Ильяс Халиков һәм Динар Шәймәрданов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров чакырылган.

Чараны, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәге оештыра.

Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә, диелә Диния нәзарәте хәбәрендә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10