ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедларда Түбән Камага кадәр барып җиткән
Мөфти: Мәчетләр татар телен чикләүсез куллануның бердәнбер урыны дияргә була

Мәдәният

Зәйдә Рабит Батулла юбилее уңаеннан чара оештырылды

23 март 2018, 04:00 , Фото: Зәй офыклары

Зәйдә Рабит Батулла юбилее уңаеннан чара оештырылды Матур чара мәдәният сарае тамаша залында зур концерт программасы белән дәвам итте.

(Зәй, 23 март, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйгә якташ язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың 80 яшьлек юбилее уңаеннан бер төркем язучылар, әдәбият, сәнгать әһелләре килде, дип яза җирле басма.

Үзенчәлекле очрашулар “Энергетик” Мәдәният сараеда китап укучылар конференциясе белән башланып китте. Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә директоры Чулпан Шәйхиева актив китап укучылар белән язучылар арасындагы әңгәмәне кызыклы итеп алып барды. Рабит Батулла һәр сорауга җентекле җавап бирде. Җирле шагыйребез Госман Мухамовның туган җиргә багышланган шигырен барысы да әсәрләнеп тыңлады. Ә Алмаз Хәмзин шаян җырлары белән күңелләрне җилкендерде. Матур чара мәдәният сарае тамаша залында зур концерт программасы белән дәвам итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10