ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедларда Түбән Камага кадәр барып җиткән

Мәдәният

Актаныш Нәүрүзне каршы алды

23 март 2018, 02:00 , Фото: Актаныш таңнары

Актаныш Нәүрүзне каршы алды Традиция буенча, Нәүрүз бәйрәмендә Кыш Бабай, үзенең барлык теләкләрен җиткереп, тылсым таягын Нәүрүз кызына тапшырды.

(Актаныш, 23 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Нәүрүз – ул көн белән төн тигезләшкән һәм төрек халкында авыл хуҗалыгы эшләре башланган көн. Ул табигатьнең яңаруын, җанлануын гәүдәләндерә. Быел Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернат укучылары да Нәүрүз бәйрәмен зурлап үткәрде, дип яза җирле басма.

"Бүләк" интернаты территориясендә бу көнне яз бәйрәме гөрләде. Укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, килгән кунаклар кайнар коймак, пылау, чәйдән авыз иттеләр, төрле уеннарда катнаштылар, концерт номерлары карадылар, күңелле ял иттеләр.

Традиция буенча, Нәүрүз бәйрәмендә Кыш Бабай, үзенең барлык теләкләрен җиткереп, тылсым таягын Нәүрүз кызына тапшырды. Ә бу инде җылы язга ныклы адым атлау дигән сүз. Бәрәкәте, иминлеге белән килсен быелгы яз!


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10