ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Мәдәният

Дүрт сәнгать әһеле “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды

22 март 2018, 18:19

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге указны 20 мартта имзалады.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”). Дүрт сәнгать әһеле “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге указны 20 мартта имзалады.

Татарстан халык уен кораллары дәүләт оркестры артисты Родик Васильевка музыка сәнгате өлкәсенә керткән өлеше өчен әлеге исем тапшырылды. Театр сәнгатен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Т. А. Миннуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры артисты Наил Сәйфетдинов, “Казан” милли-мәдәни үзәге Казан шәһәре филармониясенең балет артисткасы Гөлнара Гыймаева һәм “Әкият” татар дәүләт курчак театры актеры Дилүс Хуҗәхмәтов “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10