ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Боратынский музеенда гитара сайлаганда ялгышмау кагыйдәләре белән таныштырачаклар
22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә
И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте
VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы 1-5 августта Казанда узачак
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Быел Татарстанда наркоманнар җыела торган алты урын ачыкланган

22 март 2018, 15:53 , Фото: Солтан Исхаков

Быел Татарстанда наркоманнар җыела торган алты урын ачыкланган Былтыр 2 ай эчендә - бер, быел алты наркопритон юк ителгән.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел 2 ай эчендә Татарстанда 6 наркопритон ачыкланган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россия акциясенең беренче этабына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә башлыгы урынбасары Кирилл Жданов хәбәр итте.

“Быел 2 ай эчендә, узган ел белән чагыштырганда, наркопритоннар алты мәртәбә күбрәк. Быел 6 притон ачыкланды, былтыр 1 притонга тап булган идек. Моңа хокук саклау органнарының да яхшырак эшләвенә, халыкның да күбрәк хәбәр итүе хисабына ирешелде. 6 притон республика буенча чагыштырмача зур сан түгел”, - дип белдерде Жданов.

Наркотиклар тарату, куллану, притон оештыру белән бәйле барлык фактлар турында, 8 (843) 291-20-02 телефоны буенча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына шалтыратып сөйләргә була.

Кирилл Жданов хокук саклау органнарына килеп ирешкән һәр мөрәҗәгать тикшерелүен әйтте. Аның әйтүенчә, ялганлап, нахакка гаепләүчеләр дә булгалый. “Халык мөрәҗәгатьләренең 20-25 проценты хакыйкатькә туры килми”, - ди ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10