ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Боратынский музеенда гитара сайлаганда ялгышмау кагыйдәләре белән таныштырачаклар
22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә
И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте
VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы 1-5 августта Казанда узачак
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Икътисад

Р.Миңнеханов "кара алтын" эшкәртү буенча мөмкинлекләрнең әлегә гамәлгә ашырылмавын әйтте

22 март 2018, 13:57

Р.Миңнеханов Россиянең «кара алтын» эшкәртү һәм нефть химиясе тармагындагы потенциалы әлегә тулысынча файдаланылмый, ди Татарстан Президенты.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Диана Авакян). «Кара алтын» эшкәртүне һәм нефть химиясен үстерми торып, РФ Президентының Федераль Җыенга Юлламасында куелган бурычны (илнең тулаем эчке продукт үсешен тәэмин итү) хәл итеп булмаячак. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге тармакта без чынлап та көндәшлеккә сәләтле. Бу, шул исәптән, Татарстанга да кагыла», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Илебездә булган потенциал әле гамәлгә ашырылмаган. Гәрчә «Газпром» белән нәтиҗәле эшчәнлек җайга салынса да. Ягъни эш бара, без әлегә аннан уңай нәтиҗәләр көтәбез», - диде ТР Президенты.

«Салымнардагы үзгәрешләрнең аңлаешлы булуы мөһим. Шунысы кызганыч, бүген барлык үзгәрешләр дә бер кул белән алып, икенчесе белән тартып алуга китерә. Димәк, компанияләрнең яңа проектлар әзерләү һәм гамәлгә ашыру өчен инвестицион мөмкинлекләре булмаячак. Бүгенге көндә «кара алтын» эшкәртү, нефть химиясе файда китерми», - диде республика лидеры. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10