ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Икътисад

Алексей Песошин: Алданган өлешчеләр мәсьәләсе 2020 елга тулысынча хәл ителергә тиеш

22 март 2018, 12:17

Алексей Песошин: Алданган өлешчеләр мәсьәләсе 2020 елга тулысынча хәл ителергә тиеш Республикада 33 проблемалы объект бар; алардан 4 мең 211 кеше фатир алган.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2020 елга Татарстанда алданган өлешчеләр мәсьәләсе тулысынча хәл ителергә тиеш. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 36нчы утырышында шул хакта белдерде. Ул 2017 елда төбәк башкарма хакимият органнары эшчәнлеге турында хисап тотты.

ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, проблемалы объектлар белән эш дәвам итә. Узган елда Казанда 1360 фатирлы  шундый алты торак йорт файдалануга тапшырылган.

«Республикада 33 проблемалы объект бар. Аларда 4 мең 211 кеше фатир алган, - дип искәртте Песошин. - Бу мәсьәлә аерым контрольдә тотыла. ТР Президенты карары белән намуссыз төзелеш компанияләренең гамәлләреннән зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча Республика фонды оештырылды».

Премьер сүзләренчә, быел – 21 объектта (аларның 7се сафка бастырылган инде), 2019 елда – 5 объектта, 2020 елда 7 объектта төзелеш эшләрен тәмамлау күздә тотыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10