ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Татар дөньясы

Чиләбедә "Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр" бәйгесе башланды

22 март 2018, 10:26 , Фото: http://congresstatar74.ru

Чиләбедә Конкурста 7-9 яшьлек кызлар катнаша һәм чыгышларның татар телендә булуы төп шарт булып тора.
(Казан, 22 март, "Татар-информ"). Чиләбедә "Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр" бәйгесенә сайлап алу туры 31 мартка кадәр барачак. Бу турыда Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Бәйге татар халкы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калуны, татар милләтенең тарихын, ана телен, рухи һәм мәдәни мирасын өйрәнү, яшь буынга тапшыруны максат итеп куя. Шулай ук, яшь буында гаилә кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларның сәләтләрен үстерү дә "Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр"нең төп бурычларының берсе булып тора. 
 
Конкурста 7-9 яшьлек кызлар катнаша ала.
 
Бәйге биш этаптан торачак. Катнашу өчен www.congresstatar74.ru  һәм www.tatarochka.сom сайтларында анкетаны теркәргә кирәк. Моны 28 мартка кадәр эшләргә мөмкин. 
 
Шуннан соң Чиләбе өлкәсе районнары һәм шәһәрләрендә муниципаль сайлап алу туры узачак. Анда җиңүчеләр өлкә сайлап алу турына уза. Кастингта катнашучылар үзләрен иҗади яктан ачарга, сәләтләрен күрсәтергә (вокал, хореография һәм белем ягыннан) тиеш. Чыгышларның татар телендә булуы сайлап алу турының төп шарты булып тора. 
 
4 нче этап 31 марттан 20 майга кадәр үтәчәк. Анда кызлар спорт ярышларында, театраль бәйгедә, кул эшләре конркурсында, аш-суга осталык бәйгесендә  көч сынаша. Алар белән шул вакыт аралыгында профессиональ белгечләр эшләячәк. 
 
"Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр" нең финалы 1 июньгә билгеләнгән. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10