ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Омск өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрендә дин әһелләре белән очрашу булачак

22 март 2018, 10:41 , Фото: из соцсетей

Омск өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрендә дин әһелләре белән очрашу булачак Чара сорау-җавап форматында узар дип планлаштырыла.
(Казан, 22 март, "Татар-информ"). Иртәгә, 23 мартта, Омскида Татар мәдәнияте көннәре кысаларындагы чарада катнашучылар дин әһелләре белән очрашачак. Бу хакта Татар мәдәнияте көннәрен оештыручылар хәбәр итә.
 
Чара сорау-җавап форматында узар дип планлаштырыла. Очрашуда Омск шәһәре һәм Омск өлкәсе Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Дәүләт хәзрәт Балтабаев катнашачак.
 
Сүз уңаеннан, Омскида Татар мәдәнияте көннәре 23-25 март көннәрендә узачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10