ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Республиканың бүгенге проектлар мәктәбендә киләчәк Татарстан өчен кадрлар сайлана
Боратынский музеенда гитара сайлаганда ялгышмау кагыйдәләре белән таныштырачаклар
22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә
И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте
VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы 1-5 августта Казанда узачак

Икътисад

Россиядә керемгә салымны 15 процент итү турында фикерләшәләр

22 март 2018, 10:01

Хөкүмәттә азык-төлек, балалар товарлары, даруларга өстәмә бәягә салымның 10 процентлы ташламалы ставкасын гамәлдән чыгару мөмкинлеге карала.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәтендә керемгә салымны 13 тән 15 процентка кадәр арттыру мөмкинлеген карыйлар. Бу хакта «Ведомости» басмасы федераль түрәләргә сылтама ясап хәбәр итә.

Финанс министрлыгы, нефтьчеләр өчен файдалы казылмалар чыгаруга салымнарны арттырганда, экспорт пошлинасын нульгә калдыру һәм бөтен икътисад өчен иминият кертемнәрен 22 процентка кадәр киметү турында тәкъдимнәр әзерләгән.

Моннан тыш, Хөкүмәттә азык-төлек, балалар товарлары һәм даруларга кагыла торган өстәмә бәягә салымның 10 процентлы ташламалы ставкасын гамәлдән чыгару мөмкинлеге карала. "Ведомости" чыганагы сүзләре буенча, әлегә бу тәкъдимнәр хуплау тапмаган.

Премьер-министрның матбугат сәркатибе Наталья Тимакова Хөкүмәттә төрле мәсьәләләр каралуы, әмма аларның барысы да әлегә фикер алышу стадиясендә булуын искәртте.

Моңа кадәр дә «Ведомсти» физик затларның керемнәренә салымны арттырырга мөмкиннәр, дип хәбәр иткән иде инде. Әмма аны кабул итмәделәр. Ул чагында РФ финанс министры Антон Силуанов бу яңалыкларга каршы чыкты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10