ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты һәм Премьер-министр Дәүләт Советы утырышында катнаша

22 март 2018, 09:30

Республика Дәүләт Советының 36 нчы утырышында 25 мәсьәлә каралачак.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Дәүләт Советының бүгенге, 36 нчы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнаша. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.

Дәүләт Советы сайтында утырышның көн тәртибенә 25 мәсьәлә кертелүе хакындагы мәгълүмат урнаштырылган. Шул исәптән, башкарма хакимият органнарының узган елдагы эшчәнлеге хакында мәгълүмат тыңланачак.

Шулай ук Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчеләре дә 2017 елдагы эшчәнлекләре хакында чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, «Татарстанда автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» һәм «Татарстанда торак-коммуналь идарәсе һәм торак биналарына региональ түләү стандартлары турында»гы ТР законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы канун проектларын икенче укылышта карау күздә тотыла. Тагын 10 закон проекты беренче укылышта каралачак.

Утырышта Мамадыш районы территориясендә Тарасово торак пунтын оештыру турындагы мәгълүмат тыңланачак.

Дәүләт Советы депутатлары федераль дәрәҗәдәге кайбер закон чыгару инициативалары белән дә танышырга ниятли. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10