ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкорт фольклор төркеме Төркиядә Нәүрүз бәйрәмендә катнаша

21 март 2018, 20:48

"Ак тирмә" башкорт милли-мәдәни үзәге Россия башкаласында якташларны берләштерү, башкорт мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлек алып бара.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Мәскәүнең “Ак тирмә” башкорт фольклор төркеме Төркиядә Нәүрүз бәйрәмендә катнаша. Хәзер коллектив 2018 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителгән Кастамону шәһәрендә башкорт халык иҗатын тәкъдим итә. Бу хакта “Башинформ” яза.

Бәйрәмгә төрле шәһәрләрдән һәм республикалардан 280 чамасы артист килгән. Зур бәйрәмдә катнашучылар ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов һәм башка рәсми затлар катнашты. Кичә артистлар шәһәр мэры белән очрашты.

“Ак тирмә” башкорт милли-мәдәни үзәге 2014 елдан бирле Россия башкаласында якташларны берләштерү, башкорт мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлек алып бара.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10