ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сызраньда татар яшьләре телне саклау өчен тырыша

21 март 2018, 16:59 , Фото: samtatnews.ru

Сызраньда татар яшьләре телне саклау өчен тырыша “Туган тел” татар оешмасы активистлары һәм тарафдарларының быел беренче җыелышы узды.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Сызраньда татар яшьләре телне саклау өчен тырыша. Бу турыда алар быелгы беренче җыелышта сөйләште, дип Самара татарлары сайты хәбәр итә.

42C83BC1-A660-453B-8AF3-9ABA32921B4B

“Туган тел” 1990 елда Галиулла Габдрәшитов нигез салган Сызрань шәһәрендәге беренче татар оешмаларының берсе. Оешма Сызрань шәһәрендә татар телен саклау, үстерү һәм популярлаштыруны максат итеп куя. 

Искәртеп үтик, күптән түгел генә Сызраньда “Туган тел” татар оешмасы белән Сызрань Татар конгрессын берләштерү турында карар кабул ителде. Җыелышта “Туган тел” оешмасының рәисе итеп Наил Йосыпов сайланды.

40733AF9-D2BE-4C98-A310-10E4FBD35152

Бүген Галиулла Габдрәшитов 84 яшендә булуга карамастан, актив яшәү рәвеше алып бара, чаңгыда шуа, шулай ук 28 ел буе татар теле укыта, диелгән әлеге хәбәрдә.

Җыелышта активистлар актуаль проектлар тәкъдим иткән. “Туган тел” оешмасы аларны 2018 елда гамәлгә ашырырга планлаштыра. Шулай ук оешманың эшчәнлеге Сызрань белән генә чикләнмичә, төбәкара дәрәҗәгә чыгачак, дип планлаштырлар.

CB3D19AE-F86E-4225-829B-8BD333020362

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10