ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Кырымдагы даими вәкилен икенче срокка билгеләде

21 март 2018, 16:26

Руслан Шәяхмәтов Кырымда Татарстан вәкиле булып тагын өч ел эшләячәк.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Руслан Шәяхмәтовны Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле итеп өч еллык яңа срокка билгеләде. Бу хактагы указ Татарстан Президенты сайтында чыкты.

Шәяхмәтовның Кырым Республикасында һәм Севастопольдә даими вәкил вазифасының икенче срогы агымдагы елның 19 мартында башланды. Бу вазифага ул беренче тапкыр 2015 елның 19 мартында кереште.

Руслан Шәяхмәтов 1977 елда Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә туган. Россия Чик буе сагы хезмәтенең Мәскәү хәрби институтын һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетын тәмамлаган. Татарстанның эчке эшләр органнарында төрле вазифаларда эшләү тәҗрибәсе бар. 2014 елдан 2015 елга кадәр Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы даими вәкиле урынбасары булып эшләгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10