ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе Чаллыга кайта
Республиканың бүгенге проектлар мәктәбендә киләчәк Татарстан өчен кадрлар сайлана
Боратынский музеенда гитара сайлаганда ялгышмау кагыйдәләре белән таныштырачаклар
22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә
И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте

Икътисад

Рөстәм Миңнехановны “Битва за миллиард” телепроектында катнашырга чакырганнар

21 март 2018, 15:41 , Фото: Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнехановны “Битва за миллиард” телепроектында катнашырга чакырганнар Россия губернаторлары бу шоуда үз төбәкләренә инвестиция җәлеп итү өчен көрәшәчәк.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны “Битва за миллиард” телепроектында катнашырга чакырганнар. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) тәкъдим иткән проектта Россия төбәге башлыклары бер миллиард шәхси инвестицияләр өчен көрәшәчәк. Губернаторлар телепрограмма кысаларында үз проектларын тәкъдим итеп, төбәкнең инвестицион мөмкинлекләре турында сөйләячәк.

Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов проектта катнашырга теләк белдергән инде.

Шундый ук катнашу тәкъдимен Новгород һәм Ульяновск өлкәләре башлыклары да алган, дип белдергән Алиханов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10