ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Т.Водопьянова өендә тентү бара

21 март 2018, 12:30

Хәзерге вакытта оператив хезмәткәрләр тентү үткәрә. Татарстан Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

(Казань, 21 марта, "Татар-информ"). Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова өенә Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тентү белән килгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, 2015 елда Водопьянова “Бәкер” шифаханәсе баш табибына учреждение исеменнән тормышын иминиятләштерү турында килешү төзергә күрсәтмә биргән. Оперативниклар белдергәнчә, Водопьянова күрсәтмәне үтәмәгән очракта, баш табибны эштән азат итү белән янаган.

Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оператив хезмәткәрләре килешүнең ярты миллионга төзелгән булуын ачыклаган. Килешү нигезендә Водопьянова өчен иминият взносларын шифаханә түләгән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, бер ел узгач, Водопьянова килешү вакыты төгәлләнгәнгә кадәр яшәгәч, иминият компаниясе тарафыннан, иминият очрагы итеп, 430 меңнән артык күләмдә иминият премиясе түләнгән.

Әлеге схеманы беренче тапкыр гына кулланмаулары ачыкланган.

Хәзерге вакытта оператив хезмәткәрләр тентү үткәрә. Татарстан Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10