ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедта Түбән Камага кадәр барып җиткән

Спорт

Мөселман яшьләре татарча һәм кул көрәше буенча турнирга җыела

21 март 2018, 12:25 , Фото: dumrt.ru

Мөселман яшьләре татарча һәм кул көрәше буенча турнирга җыела Турнирның иң олы бүләге хаҗга юллама булачак.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). 7 апрельдә һәр елдагыча Чаллының “Витязь” спорткомплексында мөселман яшьләренең татарча һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән республика ачык турниры узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Былтыр татарча көрәштә һәм кул көрәшендә республиканың 19 шәһәр районыннан, Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән, Балтач районыннан 103 мөселман спортчы, шул исәптән танылган 17 спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына кандидат көч сынашкан булган.

Турнирда катнашучылар башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә уза. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында жирәбә уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама белән бүләкләнә. Былтыр юлламаны Түбән Кама вәкиле, 70 килограммга кадәр үлчәүдә кул көрәше буенча чемпион булган Илгиз Нәфыйковка тапшырганнар.

Турнирда Татарстаннан читтәге төбәкләрдән дә мөселман спортчылары башкалар белән тигез шартларда көч сынаша. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла. Җиңүче команда ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була. Былтыр Чаллы командасы яулады, дип әйтелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10