ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Икътисад

“Бөгелмә” бальзамы Кытайга чыгарыла башлый

21 март 2018, 11:27

Төньяк провинцияләр кебек үк, Кытай Халык республикасының көньяк провинцияләре дә Татарстаннан алкоголь сатып алачак.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). 2018 елда “Татспиртпром” шәхси бренд алкоголь продукциясен Кытайның көньяк провинцияләренә - Шандунь һәм Гуанчжоуга озата башларга исәпли. Бу хакта җитештерүченең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Компания географияне киңәйтеп кенә калмыйча, Кытайга җибәрелә торган  ассортиментны легендар “Бөгелмә” бальзамы белән тулыландырырга да планлаштыра.

Алкоголь җитештерә торган эре оешма киң танылган “Ханская”, “Тундра” һәм “Русская валюта” аракысын Кытайның төньягындагы җиде провинциягә чыгара инде. “Татспиртпром” шәхси бренд алкоголен 17 илгә, шул исәптән АКШ, Корея, Германия һәм Япониягә озата.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10