ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Төркиянең Казандагы баш консуллыгы җитәкчесе татар телен өйрәнә

21 март 2018, 10:52 , Фото: Солтан Исхаков

Төркиянең Казандагы баш консуллыгы җитәкчесе татар телен өйрәнә 
Әхмәт Садык Доган улының - татар телен мәктәптә өйрәнүен, ә үзенең Габдулла Тукай шигырьләрен укырга тырышуын сөйләде.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Төркиянең Казандагы консуллыгы баш консулы Әхмәт Садык Доган “Татар-информ”га интервьюда татар телен өйрәнүе турында сөйләде.

“Татар телен өйрәнергә тырышам, Габдулла Тукай шигырьләрен укыйм. Һәм әйтергә кирәк: мине аның шигырьләрендәге тирән фикер һәм аларның яңгырашы таң калдыра”, - диде дипломат.

Доган өстәп, улының татар телен мәктәптә өйрәнүен әйтте.

“Безнең телләр нык аерыла дип әйтә алмыйм. Хәтта телне өйрәнәм дип әйтү дә урынсыз, мин телләр арасындагы аерманы аңларга телим. Без биредә үзебезне өйдәге кебек хис итәбез”, - дип җиткерде генераль консул.

Дипломат шулай ук традицион татар музыкасы белән кызыксына, чөнки ул үзе дә музыка коралларында уйный. Әхмәт Садык Доган нинди дә булса татар музыка коралында уйнарга өйрәнмичә, мөгаен, Казаннан китмәм, дип белдерде. Ул шулай ук татар биюләреннән һәм татар халкы көеннән тәэсирләнгән.

“Татарлар - кунакчыллыгы белән танылган халык, биредә мин аны үзем дә тойдым” ,- дип йомгаклады генераль консул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10