ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Август аенда Казанның Даурия урамы өлешчә ябылачак
Татарстан пластик эшкәртү буенча лидерлар өчлегенә кергән
Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш - М.Шәймиев
Түбән Кама районы хуҗалыкларына саву аппаратлары алу өчен 777 мең сум акча бүлеп биргәннәр
Татарстаннан читтә белем алучы студентларның беренче форумы Казанда була

Мәдәният

ТР Халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты Нәүрүз бәйрәменә чакыра

21 март 2018, 09:32 , Фото: архив/Александр Эшкинин

ТР Халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты Нәүрүз бәйрәменә чакыра                 24 март көнне Казан ипподромында төрки һәм иран халыкларының Нәүрүз бәйрәме оештырыла.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). 24 мартта Казанда төрки һәм иран халыкларының Яңа ел каршылау - “Нәүрүз” бәйрәме уңаеннан күңел ачу чаралары оештырыла. Бу хакта Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Азербайҗан, әфган, казах, кыргыз, башкорт, таҗик, төрекмән, үзбәк, төрек халкы, шулай ук Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре иҗади мәдәни чыгышларын һәм милли ризыкларын тәкъдим итәчәк. Иң яхшы аш-су осталары төрле халык рецептларыннан пылау һәм шашлык әзерләячәк.

Балалар һәм өлкәннәр өчен махсус тематик мәйданчыклар эшләячәк.

Төп сәхнәдә концерт программасы белән Татарстан халыклары Ассамблеясе милли берләшмәләре коллективлары һәм татар эстрадасы башкаручылары чыгышлары булачак.

Теләге булган һәркем “Ачык микрофон” мәйданчыгында  үз осталыгын һәм сәләтен күрсәтә алачак.

Балалар һәм өлкәннәр традицион уеннарда катнаша ала. Җиңүчеләргә милли татлы ризыклар һәм призлар каралган.

24 мартта - шимбә көнне - оештыручылар казанлыларны һәм башкала кунакларын Казан ипподромында бәйрәмгә көтеп кала. Бәйрәм чарасы - 10.00 сәгатьтә, рәсми ачылышы 12.00 сәгатьтә башлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10