ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедларда Түбән Камага кадәр барып җиткән
Мөфти: Мәчетләр татар телен чикләүсез куллануның бердәнбер урыны дияргә була

Татар дөньясы

"Пермь талантлары" сәләтле милләттәшләребезне барлый

21 март 2018, 18:31

Фестиваль быел 13 нче тапкыр үткәреләчәк.
(Казан, 21 март, "Татар-информ"). 7 апрель көнне Пермь шәһәре Яшьләр Сараенда "Пермь талантлары" шәһәр фестивале узачак. Татар һәм башкорт халкы әлеге чараны быел 13 нче тапкыр үткәрәчәк, дип яза Пермь татар-башкорт милли-мәдәни автономиясе сайты. 
 
Бәйгедә катнашучыларны ике төрле яшь категориясенә: 16 яшькә кадәрге һәм 16 яшьтән өлкәнрәк катнашучыларга бүлеп бәялиләр.  Алар үзара җыр һәм биюдә, нәфис сүздә көч сынаша. Шулай ук үзләре иҗат иткән әсәрләрне жюрига тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Музыка уен коралларында уйнаучыларны, фольклор әсәрләрен башкаручыларны аерым бәяләячәкләр. 
 
Иң оста чыгыш ясаучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Фестиваль Гала концерт белән тәмамланачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10