ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Август аенда Казанның Даурия урамы өлешчә ябылачак
Татарстан пластик эшкәртү буенча лидерлар өчлегенә кергән
Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш - М.Шәймиев
Түбән Кама районы хуҗалыкларына саву аппаратлары алу өчен 777 мең сум акча бүлеп биргәннәр
Татарстаннан читтә белем алучы студентларның беренче форумы Казанда була

Дин

Колонияләрдә вәгазь атналыгында тоткыннарны татар рухи мирасы белән таныштыралар

21 март 2018, 07:36 , Фото: dumrt.ru

Колонияләрдә вәгазь атналыгында тоткыннарны татар рухи мирасы белән таныштыралар Моннан тыш, тоткыннар белән әңгәмәләрдә гөнаһларның гафу ителүе һәм тәүбә шартлары мәсьәләләре күтәреләчәк.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). ТР мөселманнары Диния нәзарәте имамнары тарафыннан республикабыз колонияләрендә вәгазь атналыгы башланып китте. Мөфтиятнең дәгъвәт бүлеге хезмәткәрләре кичә Казан шәһәренең 18 нче төзәтү колониясендә булды. Шулай ук алар 19 нчы колониядә, Казан шәһәренең 1нче СИЗОсы, Яшел үзән районы Карамалы Тау авылында урнашкан 5 нче колониясендә вәгазьләр белән чыгыш ясаячак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тоткыннар белән очрашуда нәсыйхәтләр бирәчәкләр, ислам нигезләре турында сөйләячәкләр, дин гыйлеме һәм пәйгамбәрләр тарихы буенча мөһим сораулар караячаклар. Колонияләрдә утыручыларны татар рухи мирасының күпгасырлык һәйкәлләре һәм күренекле татар дин галимнәренең эшчәнлеге, хезмәтләре, шул исәптән Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга бәйле мәгълүматлар белән таныштырачаклар. Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге вәкилләре шулай ук әхлак кагыйдәләре һәм ислам диненең традицион кыйммәтләре турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, тоткыннар белән әңгәмәләрдә гөнаһларның гафу ителүе һәм тәүбә шартлары мәсьәләләре күтәреләчәк.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән күп еллар дәвамында хезмәттәшлек итә. Татарстан Республикасының барлык төзәтү колонияләрендә гыйбадәт бүлмәләре бар, аларда махсус әзерлекләр узган имамнар хезмәт кыла. Республика колонияләрендә гыйбадәт бүлмәләренә 500дән артык тоткын йөри, алар намаз укый һәм Коръән өйрәнә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10