ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Авыл

Чирмешән районында савым сыеры асраучыларга 6 миллион сумга якын субсидия акчасы күчерәләр

21 март 2018, 05:00 , Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешән районында савым сыеры асраучыларга 6 миллион сумга якын субсидия акчасы күчерәләр Ат хуҗаларының азык сатып алган акчалары да өлешчә субсидияләнәчәк, аларга әлегә документлар җыела.

(Чирмешән, 21 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Шәхси хуҗалыкларда мал тоту чыгымнарын өлешчә кайтару максатыннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша бирелүче субсидияне савым сыерлары хуҗаларының исәп-хисап счетларына күчерә башладылар. Чирмешән районында 979 хуҗалыкта 1890 баш савым сыеры асрала, алар 5 миллион 980 мең сум дәүләт ярдәме ала.

Иң күп “сөтлебикә” Чирмешән авыл җирлегендә. Мондагы авылларда 104 хуҗалыкта 237 баш савым сыеры бар. 57 хуҗалыкта – берәр, 26 йортта – икешәр, 21ендә өч һәм аннан күбрәк сыер асрыйлар. Түбән Кәминкә авыл җирлегенә керүче Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында да шәхси хуҗалыкларда сыерлар күп – 88 хуҗалыкта алар 225 баш ук. Әлеге мал хуҗаларының исәп-хисап счетына 770 мең сум акча күчерелгән. Күтәмә авыл җирлеге районда иң аз мал тотучы булып “таныла”, монда нибары 21 баш савым сыеры бар. Түбән Кармалка авыл җирлегендә алар 26 баш, Бәркәтәдә – 36.

Районда 508 йортта савым кәҗәләре асрыйлар, аларның баш саны 886га җиткән. Озакламый бу мал хуҗаларына да субсидия акчалары күчереләчәк.
Ат хуҗаларының азык сатып алган акчалары да өлешчә субсидияләнәчәк, аларга әлегә документлар җыела.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10