ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Җәмгыять

Бер ел эчендә “Татар-информ”ны искә алу индексы өч тапкыр чамасы артты

20 март 2018, 21:17

“Татар-информ” былтыр 1 һәм 3нче кварталда, "Медиалогия" версиясе буенча, иң күп искә алынучы гаммәви матбугат чаралары егермелегенең башында торды.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Бер ел эчендә “Татар-информ”ны искә алу индексы өч тапкыр диярлек артты. 2017 ел йомгаклары буенча ул 1741,26 булды, ә 2016 елда 652,71 булган иде. Рейтингны “Медиалогия” компаниясе әзерләгән.

“Татар-информ” агентлыгы, бер ел элек кебек, Татарстанның иң күп искә алынучы гаммәви матбугат чаралары рейтингында икенче урынны яулады.

2017 елның өченче кварталында, “Медиалогия” компаниясе версиясе буенча,  “Татар-информ” Татарстанның иң күп искә алынучы гаммәви матбугат чаралары егермелегенең башында торды.

Узган елның август нәтиҗәләре буенча, “Татар-информ” сайтына 2 млн 94 мең 459 уникаль кулланучы кергән. Бу хакта LiveInternet мәгълүматлары дәлилли. Бу күрсәткеч агентлык тарихында иң яхшылардан берсе булып тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10