ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Республиканың бүгенге проектлар мәктәбендә киләчәк Татарстан өчен кадрлар сайлана
Боратынский музеенда гитара сайлаганда ялгышмау кагыйдәләре белән таныштырачаклар
22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә
И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте
VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы 1-5 августта Казанда узачак

Татар дөньясы

Самарада татар балалары фестивален саклап кала алганнар

20 март 2018, 21:54

Самарада татар балалары фестивален саклап кала алганнар Татар балалары фестивален үткәрер өчен баштан ук өлкә бюджетыннан ярдәм итүне булдыра алганнар.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Иганәчеләр ярдәме белән Самарада "Татар балалары җырлый" фестивален саклап кала алганнар. бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Самара өлкә “Туган тел“ татар җәмгыяте оешканнан бирле, барлык чараларда да балаларны катнаштырган. Алар "Татар балалары җырлый" дип аталган фестиваль уздырганнар. Фестивальдә балалар җырлаган, биегән, шигырьләр сөйләгән.

"Җыр-моңнарыбызны, мәдәниятебезне, татарлыгыбызны саклауда, үстерүдә зур өлеш керттеләр. Халык рәхәтләнеп, шатланып йөрде бу чара-бәйрәмгә", диелә әлеге хәбәрдә.

Татар балалары фестивален үткәрер өчен баштан ук өлкә бюджетыннан ярдәм итүне булдыра алганнар. Акча авыллардан балаларны автобусларда алып килү, аларны ашату, коллективка (мәктәпкә) бүләк алу, Мәдәният сараеның арендасына һәм рекламага түләр өчен бирелгән.

"Нәүрүз бәйрәменә керү билетлары сатып, бераз акча эшләп, балалар фестивален үткәрүдәге чыгымнарның күпмедер өлешен үзебез каплый идек. Соңгы 10 елда өлкә ярдәме кимеде. Милли оешмалар Нәүрүз бәйрәмен бушлай үткәрә башладылар. Аннан соң чараны уздырудан бөтенләй баш тарттылар. Иганәчеләр булышлыгы белән (шулар арасында бигрәк тә Рифкать Хуҗинның ярдәме зур инде) балалар фестивален саклап калдык", -  диелә әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10