ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Август аенда Казанның Даурия урамы өлешчә ябылачак
Татарстан пластик эшкәртү буенча лидерлар өчлегенә кергән
Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш - М.Шәймиев
Түбән Кама районы хуҗалыкларына саву аппаратлары алу өчен 777 мең сум акча бүлеп биргәннәр
Татарстаннан читтә белем алучы студентларның беренче форумы Казанда була

Җәмгыять

Чаллы поликлиникасыннан югалган диваннар табылган

20 март 2018, 19:47

Чаллы поликлиникасыннан югалган диваннар табылган    Медицина учреждениесеннән диваннар югалу турында Чаллы кешесе “Халык контроленә” зарланган булган.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Чаллының яңартылган 3 нче поликлиникасының көтеп тору залыннан йомшак диваннар югалмады, пациентлар саксыз файдаланганга күрә, аларны икенче катка күчерделәр, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Медицина учреждениесеннән диваннар югалу турында Чаллы кешесе “Халык контроленә” зарланган булган.

“Диваннар утырып торырга, көтәргә яисә киенгәндә бик җайлы иде. Нәтиҗәдә, алар өчәү генә калды. Хезмәткәрләр калганнарының кая киткәнлеген әйтә алмады”, - дип язган әлеге хәлдән риза булмаучы Чаллы кешесе.

Хат Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырылган. “Татар-информ”га аңлатуларынча, поликлиникада хакимият уңайлы йомшак җиһаздан пациентларның шапшаклыгы аркасында баш тартырга мәҗбүр булган.

“Поликлиника җиһазы бозылу факты ачыклану сәбәпле, беренче каттагы диваннар икенче катка күчерелде. Алар урынына көтеп тору залында өч секцияле урындыклар куелды”, - дип аңлаттылар Чаллы поликлиникасында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10