ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Виктор Ерин вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

20 март 2018, 18:30

Виктор Ерин үлеме – Россия өчен, туып-үскән һәм хезмәт юлын башлаган Татарстан Республикасы өчен дә гаять зур югалту, диелгән телеграмма текстында.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең элеккеге эчке эшләр министры, Казанда туып-үскән Виктор Еринның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты мәрхүмнең хатыны Любовь Еринага юллаган телеграммада Россия Герое, тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе, кыю һәм көчле кеше – ирегез Виктор Фёдорович Еринның вафатын тирән кайгы белән кабул иттем, диелгән.

Рөстәм Миңнеханов Виктор Еринның илдә катлаулы сәяси һәм социаль реформалар елларында Россиянең Эчке эшләр министрлыгына җитәкчелек итүен, хокук тәртибе органнары эшчәнлеген, тышкы разведка хезмәтен камилләштерүгә лаеклы өлеш кертүен искә алган.

"Аның үлеме – Россия өчен, шулай ук үзе туып-үскән һәм хезмәт юлын башлаган Татарстан Республикасы өчен дә гаять зур югалту. Сезнең, барлык гаиләгезнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу үлем яраткан кешегездән, ышанычлы дустыгыздан һәм таянычыгыздан аерды. Мәрхүм белән узган гомерегез Сезгә һәм Сезнең балаларыгызга бу хәсрәтегезне кичерергә ярдәм итсен. Күркәм сабырлык Сезгә", диелгән Татарстан Президенты юллаган телеграмма текстында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10