ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Боратынский музеенда гитара сайлаганда ялгышмау кагыйдәләре белән таныштырачаклар
22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә
И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте
VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы 1-5 августта Казанда узачак
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин Виктор Ерин вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты

20 март 2018, 18:14

Россиянең элеккеге эчке эшләр министры, чыгышы белән Казаннан булган, Мәскәүдә яшәүче Виктор Ерин озак авырудан соң, 75 нче яшендә вафат булды.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин элеккеге Россия Эчке эшләр министрының тол калган хатыны Любовь Еринага кайгы уртаклашу телеграммасын юллаган. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чыгышы белән Казаннан булган, Мәскәүдә яшәүче Виктор Ерин озак авырудан соң, 75 нче яшендә вафат булды.

Телеграммада якташыбыз, Россия Федерациясе Герое, армия генералы, күренекле дәүләт эшлеклесе Виктор Федорович Еринның якты дөньядан китүе – барлык россиялеләр өчен зур югалту, диелгән.

Татарстанда бүгенге көндә дә Виктор Еринның Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү системасындагы эшчәнлеген хөрмәт белән искә алалар. Ул һәрвакыт көчле, кыю һәм шул ук вакытта ачык һәм ярдәмчел кеше булып күңелләрдә сакланачак, диелгән Татарстан парламенты башлыгы юллаган телеграммада.

Фәрит Мөхәммәтшин Виктор Федоровичның якыннарына һәм туганнарына кайгы уртаклашуын белдерде һәм сабырлык теләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10