ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Спорт

Көрәшче Азат Нурмөхәммәтов көрәшне сәнгать аша популярлаштыру мөмкинлеген әйтә

20 март 2018, 18:22

Көрәшче Азат Нурмөхәммәтов көрәшне сәнгать аша популярлаштыру мөмкинлеген әйтә Татар көрәше Сабан туе, өчпочмак кебек үк татар халкының бренды, ди ул.

(Казан, 20 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар көрәшен популярлаштыру өчен аны сәнгатькә якынайтырга кирәк дигән фикерне көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов әйтте. Бу турыда ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә белдерде.

Бүген көрәшчеләр һәм журналистлар көрәш спортын үстерү һәм популярлаштыру мәсьәләсендә фикер алышты.

Дөнья чемпионы, Казанда көрәш мәктәбе директоры Азат Нурмөхәммәтов көрәшне спорт буларак кына түгел, сәнгати югарылыкта күрсәтергә мөмкин дип саный. Ул көрәшне спектакльләр, мюзикллар аша күбрәк кулланылышка кертергә тәкъдим итә: “Көрәшне сәнгать буларак күтәрергә кирәк”, - ди. “Татар көрәше Сабан туе, өчпочмак кебек үк татар халкының бренды. Ләкин аны ничектер популярлаштырырга, халыкка якынайтырга гына кирәк, - ди ул. - Көрәш милли компонент буларак үсүдән туктады”.

Азат Нурмөхәммәтов мәдәни темаларны язучы журналистлар да ярышларга чакыра. “Бүтән күзлектән карарсыз, мәдәни ягына күз салырсыз”, - ди ул.

Көрәшче егет көрәш белән җыр сәнгате кушылган “Манзара” премиясе тамашасын да искә төшерә. Аны спорт темасын яктыртучы журналист Айдар Шәймәрданов оештырган иде.

Искәртеп үтәбез, бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән “Көрәш спорты үсешенең яңа этабы” дип аталган матбугат конференциясендә Россия җыелма көрәш командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов, Россия Көрәш Федерациясенең вице-президенты Равил Ногманов, көрәш буенча Россия чемпионнары Азат Нурмөхәммәтов һәм Булат Мусин катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10