ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Боратынский музеенда гитара сайлаганда ялгышмау кагыйдәләре белән таныштырачаклар
22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә
И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте
VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы 1-5 августта Казанда узачак
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

“Зәкят” фонды аутизм белән интегүче балаларга бәйрәм оештыра

20 март 2018, 20:16 , Фото: dumrt.ru

“Зәкят” фонды аутизм белән интегүче балаларга бәйрәм оештыра “Туган авылым” күңел ачу комплексында яшь кунаклар өчен танылган алып баручы Айрат Заһриевтан иҗади мастер-класслар һәм күңел ачу оештырылачак.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). 2 апрельдә аутизм проблемасы турында Бөтендөнья мәгълүмат таралу көнендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды балаларның үсешендә аерымлыклар килеп туган балаларга һәм аларның әниләренә бәйрәм оештыра. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Туган авылым” күңел ачу комплексында яшь кунаклар өчен танылган алып баручы Айрат Заһриевтан иҗади мастер-класслар һәм күңел ачу оештырылачак. Әлеге чара җылы дустанә мохиттә чәй эчү белән төгәлләнәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Теләктәшлек сыйфатында һавага зәңгәр шарлар очырылачак. 

Башлана 14:00 сәгатьтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10