ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Спорт

Путин Татарстан чаңгычысын Паралимпиадада медаль алган өчен бүләкләде

20 март 2018, 16:56

Путин Татарстан чаңгычысын Паралимпиадада медаль алган өчен бүләкләде Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Кремльдә узды.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Паралимпия уеннарында чаңгы ярышы буенча көмеш һәм ике тапкыр бронза призеры  - Татарстан чаңгычысы Марта Зәйнуллинага I дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы казанышлар өчен” орден медален тапшырды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы паралимпиячеләрне Пхенчхандагы (Көньяк Корея) Уеннарда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады. Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Кремльдә узды.

Владимир Путин шулай ук Екатерина Румянцеваны (Паралимпиадада чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча өч тапкыр чемпион һәм ике тапкыр көмеш призер), Михалин Лысовны (Паралимпиадада чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча ике тапкыр чемпион һәм өч тапкыр көмеш призер), Анна Миленинаны (Паралимпиадада чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча ике тапкыр чемпион һәм өч тапкыр көмеш призер) һәм Алексей Бугаевны (Паралимпиадада тау чаңгысы спорты чемпионы һәм көмеш призер) Почет ордены белән бүләкләде.

I дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы казанышлар өчен” орден медален Валерий Редкозубов (Паралимпиадада тау чаңгысы спортының ике тапкыр көмеш призеры), ә II дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы казанышлар өчен” орден медален Уеннарда чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча бронза призеры Ирина Гуляева алды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10