ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Хәвеф-хәтәр

Менделеевск колониясендә бер хөкем ителүче үзенең авызын тегеп куйган

20 март 2018, 16:28

Менделеевск колониясендә бер хөкем ителүче үзенең авызын тегеп куйган   Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте хезмәткәрләре: "Хөкем ителүче үзенә биредәге шартларны җиңеләйтсеннәр өчен авызын теккән", дип саный.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Менделеевскидагы 10нчы колониядә хөкем ителүче үзенең авыз кырыйларын тегеп куйган. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, әлеге хәл кичә, 19 мартта булган.
“Шул ук вакытта хөкем ителүче медицина ярдәменнән баш тарткан, ризыкны даими кабул итә. Хөкем ителүче медицина хезмәткәрләре күзәтүендә тора. Хәзерге вакытта аның хәле канәгатьләнерлек, госпитализацияләү таләп ителми. Әлеге акциянең демонстратив-шантаж характеренда булуын билгеләп үтәргә кирәк”, – дип хәбәр иттеләр агентлыкка Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсеннән.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте хезмәткәрләре: "Хөкем ителүче үзенә биредәге шартларны җиңеләйтсеннәр өчен авызын теккән", дип саный.  

Ведомство мәгълүматлары буенча, арестант режимны явызларча бозучы булып санала. Ул төркем белән көчләү өчен хөкем ителгән.

Хәзерге вакытта тикшерү билгеләнгән. Килеп чыккан хәлнең барлык сәбәпләре тикшерү барышында  ачыкланачак. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10