ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте
Италиядә яшәүче ир белән хатын велосипедларда Түбән Камага кадәр барып җиткән
Мөфти: Мәчетләр татар телен чикләүсез куллануның бердәнбер урыны дияргә була

Спорт

Татарстанда Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча XVII мемориал уза

20 март 2018, 12:48 , Фото: архив: Ильнар Тухбатов

Татарстанда Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча XVII мемориал уза РСФСРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышлары 21-24 март көннәрендә Сабада үтәчәк.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 21-24 март көннәрендә Саба муниципаль районының «Йөзү бассейны» физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Мактау билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ачык шәхси-команда ярышлары - ХVII мемориал узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Турнирда республика районнары һәм Россиянең төрле субъектларыннан килгән 250дән артык спортчы катнашыр, дип көтелә. Ярышларда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында - ялгыз, шулай ук парлы һәм катнаш разрядларда иң көчлеләрне ачыклаячаклар.

Татарстанның Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Әйделдинов мемориалның мактаулы кунаклары булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10