ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Боратынский музеенда гитара сайлаганда ялгышмау кагыйдәләре белән таныштырачаклар
22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә
И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте
VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы 1-5 августта Казанда узачак
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Чаллы хастаханәсендә бер табиб эш урынында вафат булган

20 март 2018, 12:25 , Фото: архив tatar-inform

Чаллы хастаханәсендә бер табиб эш урынында вафат булган Радик Идрисовка 65 яшь иде.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Валерия Белова). Кичә иртән Чаллының 5нче хастаханәсендә табиб-рентгенолог Радик Идрисов үзенең эш урынында вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына медицина учреждениесеннән хәбәр иттеләр.

Радик Идрисовка 65 яшь иде.

«Радик Идрисовка тиешле медицина ярдәме күрсәтелсә дә, моның нәтиҗәсе булмады. Без югары квалификацияле белгечне югалттык. Хезмәттәшләре аны бары тик уңай яктан гына телгә ала. Үлемнең сәбәбе суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак», - диде Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе матбугат сәркатибе Ольга Гусева.

Радик Идрисов Чаллы поликлиникасында өч елга якын эшләгән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10