ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Август аенда Казанның Даурия урамы өлешчә ябылачак
Татарстан пластик эшкәртү буенча лидерлар өчлегенә кергән
Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш - М.Шәймиев
Түбән Кама районы хуҗалыкларына саву аппаратлары алу өчен 777 мең сум акча бүлеп биргәннәр
Татарстаннан читтә белем алучы студентларның беренче форумы Казанда була

Хәвеф-хәтәр

М7 трассасында ике кешенең үлеменә китергән авариядә «Форд» микроавтобусы шоферы гаепле

20 март 2018, 09:24

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Мәскәү-Уфа юлының 1016нчы чакрымында була.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). М7 трассасында ике кешенең үлеменә китергән авариядә «Форд» микроавтобусы шоферы гаепле, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы бүген иртән Мәскәү-Уфа юлының 1016нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуы хакында хәбәр иткән иде.

Башлангыч фаразларга караганда, «Форд Транзит» пассажир микроавтобусы юл читендә торган «Валдай» автомобиленә килеп бәрелгән. Бу вакытта автобус салонында алты кеше булган.

Авария аркасында «Форд» шоферы һәм авария вакытында юл кырыенда басып торган «Валдай» пассажиры һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган тагын алты кешене хастаханәгә озатканнар.

Юл-транспорт һәлакәте булган урында оператив-тикшерү төркеме эшли. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10