ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Спорт

Әлмәтлеләр кикбоксинг буенча ярышлардан алтын, көмеш һәм бронза медальләр алып кайтты

20 март 2018, 00:00

Әлмәтлеләр кикбоксинг буенча ярышлардан алтын, көмеш һәм бронза медальләр алып кайтты Яшь әлмәтлеләр Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә катнашты.

(Әлмәт, 20 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт спортчылары Тольяттидан алтын, көмеш һәм бронза медальләр алып кайтты, дип яза җирле басма.

Яшь әлмәтлеләр кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә катнашты. Олимпия резервы мәктәбендә тәрбияләнүчеләр анда 2 алтын, 2 көмеш һәм 6 бронза медаль яулады.

«Девон-юность» клубыннан кикбоксер Илдар Котлыбаев үз авырлык категориясендә чемпион булды, ә аның клубташы Разим Асманов өченче урынга чыкты. Ике спортчы да Ульяновскида узачак Россия чемпионатында катнашачаклар


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10