ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе Чаллыга кайта
Республиканың бүгенге проектлар мәктәбендә киләчәк Татарстан өчен кадрлар сайлана
Боратынский музеенда гитара сайлаганда ялгышмау кагыйдәләре белән таныштырачаклар
22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә
И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте

Җәмгыять

Азнакай районы Чубар Абдул авылы җирлегендә хисап җыелышы узды

20 март 2018, 05:00

Очрашу ахырында авыл уңганнарына район башлыгының Рәхмәт хатлары, хуҗалыкның истәлекле бүләкләре тапшырылды.

(Азнакай, 20 март, "Татар-информ", “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Азнакай районында чираттагы җыен Чубар Абдул җирлегендә узды. Утырыш авыл мәдәният йортында укучыларның, авыл үзешчәннәренең матур чыгышлары белән ачылды. Узган елда башкарылган эшләр һәм киләчәккә билгеләнгән бурычлар хакында Нияз Әдгать улы хисап тотты, дип яза җирле басма.

Чубар Абдул авылы жирлегенә Буралы, Мәндәй, Митрофан авыллары керә. Биредә барлыгы 495 хуҗалыкта 889 кеше яши. Узган елда 17 кеше вафат булган, 4 бала туган.
Бүгенгесе көндә мондагы халыкның яхшы яшәве һәм эшләве өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Һәрбер өйдә газ, су, электр бар. Халык өчен 3 фельдшерлык пункты, 5 магазин, почта бүлеге, 3 мәдәният йорты, китапханәләр эшли. 3 мәчет авыл халкына җаваплы һәм бик кирәкле эш башкара. Авыр хәлдәге өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтү дә оештырылган.

Җирлектә яшелләндерү, төзекләндерү чаралары буенча традицион эшләр узган елда да башкарылган. 2,4 километр су линиясе яңартылган. Бу 4,6 миллион сумга төшкән. Киләсе елда да су торбаларын алыштыру планлаштырыла.

2017 елда үзара салым акчасы Чубар Абдул, Буралы, Мәндәй авылларында юл салуга тотылган. Бу юнәлештә дә эшләр алга таба дәвам итәчәк, диде җирлек башлыгы.
Ул ихата территорияләрендә, урамнарда чисталык сакларга, авылларыбызны яшелләндерү өстендә бергәләп эшләргә чакырды.

Шәхси хуҗалыкларда 271 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 134е савым сыерлары.

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән “Тукай”, “Х. Мөстәкыймов ис.” хуҗалыклар, “Зыятдинов И.В.”, “Йосыпов А.А.”, “Нуретдинов Ф.М.”, “Мингазова Р.З.” КФХлары шөгыльләнә.

Биредә иң зур хуҗалык – “Тукай” җәмгыяте җитәкчесе Гәптеләхәт Рафыйков та күрсәткечләре һәм алда торган бурычлар хакында тирән эчтәлекле чыгыш ясады.
Ул язгы кыр, терлек азыгы әзерләү, урып-җыю эшләренең, көйсез һава шартларына карамастан, барлык таләпләргә туры китереп исән-имин башкарылып чыгуын әйтте.
– Минем эшләү дәверендә бу кадәр мул уңыш җыеп алынган юк иде. Сезнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе бу, – диде Әхәт Гатуф улы халыкка мөрәҗәгать итеп. – Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның тулай җыемы 55325 центнер булды. Иген уңышы 45,6 центнер. Көзен чәчүлек җирләре тулысынча эшкәртелде, ашламалар кертелеп үзвакытында чәчү эшләре башкарылды. Бүген төп бурычларның берсе – язгы кыр эшләренә әзерләнү.

Бүгенге көндә биредә 1222 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 278е савым сыерлары. Тукайлылар артыгы белән – бер шартлы терлеккә 34,2 центнер азык берәмлеге әзерләүгә ирешкән. 2017 елда 11958 центнер сөт, 1124 центнер сыер ите җитештерелгән. Хезмәт хакын авыл эшчәннәре айныкын-айга алып баралар. Бер кешегә уртача хезмәт хакы 17311 сум туры килә.

Докладчы үзенең чыгышында һәрбер игенче, терлекче һәм башка хезмәткәрләрнең эш күрсәткечләрен бәяләп, исемнәрен мактап телгә алды.

– Хезмәткә җаваплы, сакчыл караш булганда хуҗалык күрсәткечләре дә арта, димәк югары табыш алу мөмкинлеге дә барлыкка килә, – дип сүзен йомгаклады ул.

Авылы язмышы өчен битараф түгелләр зиратны төзекләндерү, ауган агачларны кисәргә иде, дигән гозер белән мөрәҗәгать иттеләр. Чубар Абдул имамы биредә урнашкан мәчет искерү сәбәпле, яңасын төзү өчен ярдәм һәм авыл халкы активлыгын арттыруны сорады.

Районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар турында район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.

Очрашу ахырында авыл уңганнарына район башлыгының Рәхмәт хатлары, хуҗалыкның истәлекле бүләкләре тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10