ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юлларын буран каплаган бистәгә коткаручылар азык-төлек илткән

19 март 2018, 21:28 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстанда юлларын буран каплаган бистәгә коткаручылар азык-төлек илткән   Покровское бистәсе пенсионерлары кибеткә ипигә дә бара алмаган.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Көчле буран булу сәбәпле, Покровское бистәсенә юллар капланган. Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары бистә кешеләренә азык-төлек китергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Покровское бистәсендә ике өлкән яшьтәге хатын-кыз буран аркасында кибеткә дә бара алмаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары аларга ярдәмгә килгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10