ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Август аенда Казанның Даурия урамы өлешчә ябылачак
Татарстан пластик эшкәртү буенча лидерлар өчлегенә кергән
Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш - М.Шәймиев
Түбән Кама районы хуҗалыкларына саву аппаратлары алу өчен 777 мең сум акча бүлеп биргәннәр
Татарстаннан читтә белем алучы студентларның беренче форумы Казанда була

Мәдәният

Мәскәүдә федераль югарылыкта танылган, репутациясе бозылмаган татар актеры табылмаган

19 март 2018, 18:19 , Фото: Рамиль Гали

Мәскәүдә федераль югарылыкта танылган, репутациясе бозылмаган татар актеры табылмаган Камал театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк “Җан белән сөйләшү. Чиктән чыгып” спектаклендә Фәрештә ролен яшь артист Александр Головин башкара.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәскәүдә федераль югарылыкта танылган, репутациясе бозылмаган татар актеры табылмаган. Бу турыда бүген Камал театрында узган “Җан белән сөйләшү. Чиктән чыгып” проектын әзерләүчеләр белән матбугат конференциясендә билгеле булды.

Бүген Камал театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк “Җан белән сөйләшү. Чиктән чыгып” спектаклендә Фәрештә ролен яшь артист Александр Головин башкара. Бу оештыручыларның әлеге рольгә федераль югарылыкта танылган һәм репутациясе бозылмаган этник мөселман булган татар актеры таба алмауларына бәйле.

“Без бик күп вариантларны карадык һәм Александрга тукталдык. Ул “Мин әнием белән киңәштем, ул каршы түгел”, дигәч безнең икеләнүләребез таралды”, - диде проектның продюсеры Азат Галәмшин.

Матбугат чарасында Мәскәү мөфтие, проектның генераль директоры Илдар Аләүтдинов, продюсеры Азат Галәмшин, спектакльнең режиссеры һәм төп рольне башкаручы Марат Бәшәров, сценарий авторы Ренат Абянов, вокаль партияләрне башкаручы Эльмира Кәлимуллина һәм Шарип Умханов, композитор Айдар Хәмзин һәм актер Александр Головин катнашты.

Александр Головин тамашачыга “Ералаш” киножурналы аша таныш. Ул "Кадетство", "Папины дочки" һәм башка сериалларда катнашкан. 

Яшь актер дини проекттагы роле турында артык сөйләмәде. “Иң кирәкле, иң кыйммәтле сүзләрне минем героем әйтә”, - диде яшь актер. 

“Федераль югарылыкта танылган татар актерлары күп түгел - Камил Ларин, Шамил Хаматов бар. Тагын кем бар соң?” - диде Азат Галәмшин соңыннан “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Бүген "Татар-информ" Марат Бәшәров Казан тамашачысы белән дин турында театр телендә сөйләшә, дип язган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10