ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Боратынский музеенда гитара сайлаганда ялгышмау кагыйдәләре белән таныштырачаклар
22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә
И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте
VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумы 1-5 августта Казанда узачак
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Үзбәкстан татарлары Ташкентның "Дуслык бакчасында" чыгыш ясады

19 март 2018, 16:50 , Фото: tatar-congress.org

Үзбәкстан татарлары Ташкентның Мәдәни чарада Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисткасы Фирүзә Хәлдарова, Мәскәүдән Наилә Дусмәтова чыгышлары да тәкъдим ителде.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). 19 мартта, Нәүрүз бәйрәме алдыннан Ташкентның “Дуслык бакчасында” Үзбәкстанның милли-мәдәни үзәкләре ярдәме белән оештырылган концерт узды. Аны Үзбәкстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Чит илләр белән милләтара багланышлар һәм дуслык элемтәләре буенча комитет оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. 

Концерт программасында Ташкент шәһәре татар милли-агарту иҗтимагый үзәгеннән Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисткасы Фирүзә Хәлдарова, Мәскәүдән Наилә Дусмәтова, “Татар моңы” халыкара телевизион конкурс лауреатлары Галия Ханнанова һәм Раушан Ходжаков, “Татар җыры” бөтенсоюз конкурсы лауреаты Мәрьям Бухарова, Дельфия уеннары дипломанты Камилла Бәхтиярова, җырчылар Ирина Гыймранова һәм Салават Галиев, “Изге нур”, “Ләйсән”, “Сандугачлар”, “Энҗе” татар ансамбльләре чыгышлары тәкъдим ителде.

Шулай ук мәдәни чарада төрекмән, таҗик һәм төрек милли мәдәни үзәкләре вәкилләре чыгыш ясады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10