ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Август аенда Казанның Даурия урамы өлешчә ябылачак
Татарстан пластик эшкәртү буенча лидерлар өчлегенә кергән
Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш - М.Шәймиев
Түбән Кама районы хуҗалыкларына саву аппаратлары алу өчен 777 мең сум акча бүлеп биргәннәр
Татарстаннан читтә белем алучы студентларның беренче форумы Казанда була

Җәмгыять

Татарстанда бүген аяз көн булачак, кар-бураннар көтелми

19 март 2018, 07:56

Татарстанда бүген аяз көн булачак, кар-бураннар көтелми 19 мартта һава температурасы -5..-10 градус булачак, юлларда бозлавык саклана.

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). 19 мартта Татарстанда көндез һава температурасы -5..-10 градус булачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге. Көндез явым-төшем көтелми, юлларда бозлавык саклана.

Иртәгә, 20 мартта, аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән аз гына кар, буран фаразлана. Көндез аяз булачак. Төнлә һава температурасы -10..-15, көндез -3..-8 градус булачак.

21 мартта төнлә белән явым-төшемнәр көтелми, әмма көндез кар явачак, буранларга да мөмкин. Төнлә һава температурасы -11..-16, көндез -2..-7 градус булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10