ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе Чаллыга кайта
Республиканың бүгенге проектлар мәктәбендә киләчәк Татарстан өчен кадрлар сайлана
Боратынский музеенда гитара сайлаганда ялгышмау кагыйдәләре белән таныштырачаклар
22 июль Россиядә Халыкара Бокс көне буларак билгеләп үтелә
И.Гафуров дөньяви һәм дини уку йортлары өчен бердәм стандартлар кирәклеген әйтте

Татар дөньясы

Европада “Татар кызы” бәйгесе була

19 март 2018, 07:16

Бәйгедә Австрия, Франция, Литва, Эстония, Болгария, Швециядә яшәүче милләттәшләребез катнаша.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). 28 апрельдә Будапештта Россия фән һәм мәдәният үзәгендә Европада беренче тапкыр “Татар кызы” бәйгесе булачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Венгриядә узачак бәйгедә Европада яшәүче татар кызлары катнашачак. Чараны Европа берлеге илләрендәге татарлар ассоциациясе “Европа татарлары альянсы” оешмасының биш еллыгы уңаеннан уздыра. Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Россиянең Будапешттагы илчелеге, Татарстан Республикасы ярдәме белән оештырыла торган бәйгедә Австрия, Франция, Литва, Эстония, Болгария, Швециядә яшәүче милләттәшләребез катнаша.

“Татар кызы” бәйгесенә татар телен саклау, татар халкының милли-мәдәни мирасына игътибарны арттыру, сәламәт яшәү рәвешен тарату, татар хатын-кызының иң яхшы сыйфатларын ачу максат итеп куелган.

Тамашачылар татар халкының гореф-гадәтләре белән танышачак, милли сувенирлар алу мөмкинлеге булачак. Бәйгедә Чаллыдан “Болгарлар” бию ансамбле катнашачак, диелә әлеге хәбәрдә.

Будапештта Россия фән һәм мәдәният үзәгендә булачак чара 16:00 башлана, керү ирекле.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10