ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Спорт

Кайбычта “ГТО нормативларын гаилә белән тапшырабыз” фестивале җиңүчеләре бүләкләнде

19 март 2018, 00:00

Спорт ярышында биш гаилә катнашты.

(Кайбыч, 19 март, "Татар-информ","Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч районы башлыгы “ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп тапшырабыз” спорт фестиваленең муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләде. Фестиваль «Зур гаилә уеннары» республика проекты кысаларында үткәрелде. Ул шулай ук «Без бергә» балалар халык иҗаты фестивален, «Россия сувенирлары» декоратив-кулланма эшләнмәләр бәйгесен һәм “Туган ягыбыз киңлекләре” фотоконкурсын да үз эченә ала, дип яза район газетасы.

Әлеге спорт чарасында биш гаилә командасы катнашты. Олы Кайбыч мәктәбен ике гаилә: Нина һәм Равил Вишняковлар, аларның кызлары Камилә белән Диана, Илсөя һәм Рафис Ильясовлар, балалары Рәсим белән Лилия тәкъдим итте. Колаңгы мәктәбеннән ярышларга Динар һәм Наталья Әхмәтҗановлар, Эмиль белән Данил исемле уллары килгән иде. Иске Чәчкабтан Гөлнара һәм Рәмис Гаттаровлар, аларның уллары Рамил белән Ранис, Иске Тәрбиттән Алексей һәм Аида Владимировлар, балалары Даниил белән Дарья катнашты.

«Зур гаилә уеннарында» балалар, әти-әниләре белән бергәләп, ГТО нормаларын үтәде: урыннан ераклыкка сикерде, яткан килеш гәүдәне күтәрде, 50 метрга йөзде. Нәтиҗәдә, Вишняковлар гаиләсе беренче урынны алды, Ильясовлар һәм Әхмәтҗановлар гаиләләре икенче-өченче урыннарда.

“«Зур гаилә уеннары» проектының төп максаты - балалар һәм әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, гаилә кыйммәтләрен, аларның бергәләп спорт-сәламәтләндерү һәм иҗади чараларда катнашу традициясен ныгыту,- диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, җиңүче гаиләләргә кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырып. - Бу фестивальне алга таба да үткәрергә кирәк, чөнки балалар ата-аналары үрнәгендә тәрбияләнә, бәйге гаиләләрне тагын да ныгыта, буш вакытларын бергә үткәрергә мөмкинлек бирә. Башка гаиләләр дә аларга кушылсын иде”.

Вишняковлар гаиләсе район данын Чаллы шәһәрендә узачак республика турында яклаячак. “Безгә бүләкләрне Россия Президентын сайлау көнендә тапшыруларына гаиләбез белән шатландык. Тормыш иптәшем волейбол уйный, йөзә. Кызларыбыз да спортның күп кенә төрләре белән мавыга: алар йөзү буенча район чемпионнары, Диана – ядрә ату буенча район беренчелеге җиңүчесе. Нәкъ менә алар мине дөрес йөзәргә, суга сикерергә өйрәтте. Бүген безгә җиде яшьлек улыбыз Рамазан да көч өстәп тора”, – диде Нина Вишнякова.

Узган ел ахырында Нина энергетиклар спартакиадасының Буа шәһәрендә үткәрелгән зона турында өченче урынны алган. Аның әйтүенчә, Кайбыч электр челтәре начальнигы булып эшләүче тормыш иптәше Равил спортның бу төре буенча уздырылган ярышларда һәрвакыт беренче була. Өлкәнрәк яшь категориясенә күчкәч тә, үз позициясен бирми: хәзер икенче урында. Ул – сигез район һәм Буа зонасына караган ике хезмәт күрсәтү оешмасы арасында җиңү яулаган энергетиклар командасы капитаны.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10