ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Җәмгыять

Валерий Власов: Россия Президентын гына түгел, Баш командующиен да сайладым!

18 март 2018, 18:17 , Фото: yalkyn.com

Валерий Власов: Россия Президентын гына түгел, Баш командующиен да сайладым! Безнең илебез икътисади тотрыклы һәм үсештә булган дәүләт булырга тиеш, шуның өчен тавыш бирдем, диде генерал-лейтенант.

(Казан, 18 март, "Татар-информ", "Ялкын"). Дәүләт Советы депутаты, генерал-лейтенант Валерий Власов бүген сайлауларга барып Россия Президентын гына түгел, армия Баш командующиен да сайлап кайттым, дип белдерде.

“Сайлау участокларында яшь парлар, балалары белән килгән ата-аналар, өлкән яшьтәгеләр дә бар, – диде. - Мин бүген сайлауларга барып Россия Президентын гына түгел, армия Баш командующиен да сайлап кайттым! Тору урыны буенча Казанда тавыш бирдем дә, Дәүләт Советы депутаты буларак Кама Тамагы, Тәтеш районнарына чыгып киттем. Кешеләр белән аралашканда, бары уңай тәэсирләр генә белдерәләр. Шәхсән үзем дә стабильлек өчен тавыш бирдем. Безнең илебез икътисади тотрыклы һәм үсештә булган дәүләт булырга тиеш, шуның өчен тавыш бирдем",  - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10